Март салкыннары белән рекорд куйды, хәзер +5 градуска кадәр җылытачак

11.03.2026 09:48 · Мнения

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда моңарчы күрелмәгән суыклар булды. Казанда 10 мартта һава температурасы рекорд куйган: «Казан-Сокол» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, термометрның терекөмеш баганасы –30,5 градуска кадәр төшкән.

Моңа кадәрге 10 март рекорды бер гасыр элегрәк булган: 1908 елда «Казань-Университет» метеостанциясендә теркәлеп, –27,3 градус тәшкил иткән.

Бүген, көндез –2…+3, төнлә –8…–13, көнчыгыш районнарда –14…–19 градус салкын булачак.

Пәнҗешәмбе – 12 мартта явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы 0…+4 градус, төнлә 0…–4 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – көчле бозлавык.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 13 мартта һәм шимбә – 14 мартта һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем булмаячак. Көндез температура 0…+5, төнлә 0…–3 градус тәшкил итәчәк.