Дүсемнән Айнур Корбыев район Сабантуеның абсолют батыры булды

Дүсемнән Айнур Корбыев район Сабантуеның абсолют батыры булды

Сабантуйларның күрке булып милли көрәш санала.

Гадәттә кечкенәләрдән башланган бил алышу танылган көрәшчеләр чыгышы белән тәмамлана. Кайберәүләр бәйрәмгә нәкъ менә көрәш күзәтергә генә киләләр. Быел да үзәк мәйдан келәмендә барган тамашаны карарга халык уртага ук җыелды. Быелгы Сарман Сабантуеның абсолют батыры булып Дүсем авылыннан Айнур Корбыев танылды. Җиңүчегә тәкә һәм бүләк тапшырылды.