Ир-ат җитәкчеләр күбрәк акча ала: Росстат хатын-кызлар белән хезмәт хакы аермасын атады

Россиядә җитәкче вазифаларындагы ир-атларның хезмәт хакы хатын-кызларныкыннан уртача 1,5 тапкырга югарырак булып чыккан.

Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2025 елның октябрендә ир-ат җитәкчеләр айга уртача 212,5 мең сум алган. Хатын-кыз җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы исә 141,3 мең сум тәшкил иткән. Шулай итеп, аерма 71,2 мең сумга җиткән.

Чагыштыру өчен, ике ел элек бу күрсәткечләр арасында аерма кимрәк булган: ир-атлар — 166,3 мең сум, хатын-кызлар — 111,5 мең сум алган, аерма 54,7 мең сум тәшкил иткән.

Иң зур хезмәт хакы аермасы топ-менеджерлар арасында күзәтелә. Бу категориядә ир-атлар хатын-кызларга караганда уртача 143,6 мең сумга күбрәк ала — ягъни якынча 1,8 тапкырга.

Корпоратив секторда идарәчеләр арасында аерма 67,6 мең сумга җиткән, ә җитештерү бүлекләре җитәкчеләрендә — якынча 64 мең сум.

Шулай ук кунакханә, ресторан бизнесы, ваклап һәм күпләп сату өлкәләрендә дә ир-ат җитәкчеләрнең хезмәт хакы сизелерлек югарырак булып калган. Бу тармакларда аерма уртача 50,5 мең сум тәшкил итә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.