Кариле авылы мәчете көн дә диярлек шыгрым тулы булды
Табын әзерләүче осталарга рәхмәттән башка сүз юк
Ураза тотучы халкыбызга елдан-ел хөрмәт арта бара. Без аны зурлап уздырылган ифтарлардан күрәбез. Кариле авылы мәчете менә, мөгаен, бер көн дә ифтарсыз тормагандыр, биредә көн дә йөзләгән, йөздән артык уразага кергән мөслим һәм мөслимә авыз ачты. Шушы Ураза гаете бәйрәме көннәрендә узган ифтарлар ел буена җитәрлек күтәренке рух, изге эшләргә көч-куәт биргәндер дип ышаныйк. Күптән түгел Кариле мәчете ураза тоткан укучы балаларны да чакырып хөрмәт итте, гаять тә мул сыйлы табын артында олысы-кечесе бик күп җыелган иде, уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә килгән. Идеяләр биреп, оештырып йөргән Гөлсем ханым Миңнебаева Норма урта мәктәбендә Рамазан аен күмәкләшеп, матур уздыруларын мактап сөйләде, балаларның изге гамәлгә кушылуларына, укытучылары белән беррәттән ураза тотуларына Гөлсем ханым белән беррәттән олылар да куанды.
Инде уразаның беренче көннәрендә үк әлеге мәчет идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булганнарның гаиләләрен чакырып хөрмәтләгән иде. Мул табын әзерләүдә иганәчелек ярдәме күрсәтүче — үзе үк оешмада эшләүче бөркеттәй хезмәткәрләрен яуга озаткан, МДСУның экс- җитәкчесе Рәшит Ильясов һәм аның җәмәгате Резеда ханым. Яралы йөрәкләрнең күңелләренә нур салган, йөзләренә шатлык чаткылары бүләк иткән өчен игелекле, изге җанлы Рәшит һәм Резеда Ильясоваларга Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре булсын, гомерләре буе рәхәт яшәсеннәр, авырмасыннар, тоткан уразалары кабуллардан булсын. Әниләргә, тол хатыннарга бүләкләргә кадәр әзерлиләр алар. Биредә Гөлсем апа Миңнебаева СВО гаиләләренә багышлап үтемле вәгазь сөйли, бу вәгазьне әниләр бик бирелеп тыңлый, чөнки ул «Батыр уллар үстергән әниләрнең урыннары җәннәттә», дип атала, алар шуның белән юанып, күңелләренә тынычлык табып кайтып китәләр.
Бу мәчеткә кемнәр генә кунак булып килми, бирегә ислам дине өлкәсендә гаять тә укымышлы абыстай Рәйсә Зарипова белән районыбызның беренче ханымы Фәния Нотфуллина да һәрчак чакырулы. Алар да биредәге мәҗлесләрне ошатып, яратып китәләр.
Йөздән артык кешегә табын әззерләүче осталарга рәхмәттән башка сүз юк. Искиткеч саваплы эш башкарып, никадәр уразалы кешене ашатып алар күпме савап ала. Аларның рәхимле гамәлләренә безнең күңелләр дә сөенә. Менә кемнәр алар — осталарның остасы Гөлфәния Мәхмүтова, Бибинур Гыйбадуллина, Дания Кәлимуллина, Гүзәл Сөләйманова. Алар пешергән ризыкны ашап туйгысыз, чын күңелдән бик зур рәхмәт аларга игелекле-изге эшләре өчен! Марзия Шакирова, Әнисә Нигъмәтуллина кебек ярдәмчеләре дә күп аларның.
Рамазан ае — изге ай, дип, шушы айда кылган изгелекләребез икенче уразага кадәр дә тормышларыбызны нурландырып, яхшылыкларга этәргеч булып торса иде. Кешегә килгән авырлыкларны бергәләшеп күтәрешергә ярдәм итәргә, кыенлык күргән кеше — йөкле кеше, аннан бары тик авыр энергия генә бирелә дип читләшмәсәк, киресенчә, сынауларга дучар булган кешеләргә якынайсак иде. Тоткан уразалар кабуллардан булсын!
