«Тукай яшәгәндә – милләтебез яшәр»: Зәй-Каратай авылында бөек шагыйрьне хөрмәтләп, 140 еллыгын билгеләп үттеләр (+ бик күп фотолар)
Зәй-Каратай авылы халкы бөек шагыйребезнең мирасы үлемсез, мәңгелек икәнен тагын бер кат раслады.
Элек-электән биредә мәдәният тармагы көчле эшләгән, бүген дә шушы активлыкны киметмәскә тырышалар.
Бүген Зәй-Каратай авылында “Тукай - безнең йөрәкләрдә” исемле музыкаль-әдәби кичә узды.
Әлеге чара Зәй-Каратай авыл җирлеге, авыл мөслимәләр оешмасы, мәктәп-балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә узды. Шулай берлектә эшләгәндә генә нәтиҗә күренә. Зәй-Каратайда да олы буын да, яшь буынның бөек шагыйребез Г.Тукайның мирасы мәңгелек, аның рухы күңелләребездә яши икәнен исбатлады.
Чарага авыл халкы, күрше авыллардан да мөслимәләр килгән иде.
Әдәби-музыкаль чараның бизәге булып – Лениногорскиның 11нче гимназиясеннән өстәмә белем бирү педагоглары : Зөмәрә Шәрәпова, Фәридә Әхмәтшина җитәкчелегендә театр коллективларыннан кызлар-малайлар чыгышы булды.
Чараны авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова ачып, сәламләү сүзләре җиткерде. “Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр”, дигән мәгънәле сүзләр әйтте.
Лениногорск имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов белән Зәй-Каратай имамы Илдус хәзрәт сәламләве дә урынлы булды.
“Тукайның әдәбиятчы гына түгел, дин эшлеклесе булуын да расларга җыелдык. Шагыйрь мәдрәсә тәмамлап, бәлки диннең асылын безгә караганда да, күбрәк белгәндер”, — диде Булат хәзрәт.
Алып баручылар бөек шагыйрь Габдулла Тукай биографиясеннән мәгълүматлар җиткерделәр.
Чара барышында Зәй-Каратай балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары чыгышы булды.
11нче гимназия укучылары сәнәләштерелгән күренешләр белән безне Тукай әкиятләре дөньясында “йөртте”. Укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре дә матур булды.
Авылның “Рәйхан” коллективы чыгышы – бәйрәмнең төп өлешен тәшкил итте. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Мөслимәләр берлеге мөнәҗәтләр дә әйтте. “Рәйхан” ансамбле – мәдәният учагын дөрләтүче коллектив.
Соңыннан исә барысы бергә “Туган тел”не башкарды.
Мәчеттә төшке аш белән сыйлап, кунакларны озаттылар.
Розалия Мостафина фотолары
фотолар «галерея» бүлегендә дә бар, түбәндәрәк
