Татарстанда 76 яшьлек ир-ат, «юрист» сүзенә ышанып, 1 миллион сум акчасыннан коры калган
Чистайда яшәүче 76 яшьлек ир-атка “прокуратура хезмәткәре” шалтыратып, имештер, счетыннан кемнеңдер ышанычнамә буенча акча күчерергә маташуы турында хәбәр иткән. Ир-ат счетында шактый зур суммада акча саклавы сәбәпле, куркуга төшеп, шалтыратучыга бу хакта әйткән.
Аферист исә акчасын саклап калуның ике юлын – йә 3 елга счетын ябып торуны, яисә бөтен саклык акчасын алып, декларацияләүне тәкъдим иткән.
Шуннан соң пенсионерга бер хатын-кыз шалтыратып, үзен юрист буларак таныштырган. Ул өлкән яшьтәге ир-атка акчасын саклап калырга ярдәм итәсенә ышандырган, шулай ук, счетын ябып, аннан бөтен акчасын алырга киңәш иткән. Шул ук вакытта “юрист”, янәсе, мошенникларның ярдәмчеләре булырга мөмкиннәр, дигән булып, банк хезмәткәрләренә счетын ябу сәбәбен аңлатмаска кушкан.
Пенсионер, банкка барып, 1 000 025 сум акчасын алган һәм аны курьерга тапшырган. Курьер берничә көн эчендә акчасын кире кайтарачагына ышандырып, расписка калдырган. Ир-ат икенче көнне генә үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
