«Иреңне югалтып еласаң, яныңа Пәри кияү булып килер...» — «Пәри башка, җен башкамы?»

«Иреңне югалтып еласаң, яныңа Пәри кияү булып килер...» — «Пәри башка, җен башкамы?»

«Татар ядкярләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрованың «Пәри башка, җен башкамы?» темасына лекциясе узды. Галимә татар ышануларына җен һәм пәри образының ничек килеп кергәнен, аларның бер-берсеннән нинди сыйфатлары белән аерылуын аңлатты, экспедицияләрдә язып алынган риваятьләр белән уртаклашты

Нәкый Исәнбәтнең 10 яшендә башланган «Живой журналы»

Язучы, драматург һәм шагыйрь Нәкый ага Исәнбәтне барыбыз да әдип буларак яхшы беләбез. Аның бик күп җырлары әле хәзер дә яңгырый, берничәсе Илһам Шакиров репертуарында бар иде. Әмма ул, иң беренче чиратта, татар эпик традицияләрен, дастаннарын һәм әкиятләрен җыеп, фәнни эшкәртү юлына салган бөек галим дә.

2025 елның ахырында Нәкый Исәнбәтнең күптән көтелгән «Татар мифлары» китабы дөнья күрде. Аның төзүчесе – КФУ галимәсе, әдәбият кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова. Мин әлеге хезмәтнең фәнни мөхәррире булдым. Бу китапның барлыгын, аның язылганлыгы хакында без бик күп ишеткән идек. Төрле легендалар да йөрде. Нәкый ага аны әле 1967 елда кулъязма буларак бастырырга әзерләп бетергән булган, әмма сәбәпләре искиткеч үзенчәлекле: Советлар Союзының идеологиясе моңа юл куймаган.

Мифология ул – халыкның меңьеллык тарихы, халыкның акылы, аның дөньяга карашы. Совет заманында мондый темага кырын карадылар.

Кызыклы бер деталь: Нәкый Исәнбәт 10 яшендә үк мифларны туплауга керешә. Китапта аның балачак көндәлегенең фоторәсеме дә бар. Ул аны үзенчә «Живой журнал» (көндәлек) дип атый. 10 яшьлек бала анда, әйтик, Шүрәле турында ишеткәннәрен теркәп барган, рәсемнәрен ясаган.

Фәнзилә Җәүһәрова

Әлеге зур хезмәтнең махсус бер өлеше «Ислам дине белән килеп кергән мифлар» дип атала һәм нәкъ менә Җен белән Пәри образын өйрәнүдән башлана.

Мифларны өйрәнү артында нинди сәясәт яткан?

Россия империясендә халык мифлары белән кызыксыну XVIII гасырның ахырында башланып, XIX гасырда, аеруча Казан университеты ачылгач, киң колач ала. Империя дөньясында фольклор җыю ике параллель юл белән бара: беренчесе – чиста фәнни кызыксыну булса, икенчесе — рус булмаган халыкларны, бигрәк тә көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштагы төрки халыкларны христианлаштыру (чукындыру) сәясәте белән бәйле була. Халыкны икенче дингә күчерер өчен, иң элек аның акылын, дөньяга карашын өйрәнергә кирәк булган. Ә халыкның карашы исә – мифта.

Казан артында, Иделнең уң ягында (элекке Болгар дәүләте җирләрендә) чукындыру процессы бик авыр һәм котычкыч вакыйгалар аша узган. Чиркәү руханилары авылга килеп, кача алмаган кешеләрне тезеп бастырганнар да, өсләренә изге су сибеп: «Син моннан соң — Иван, ә син — Анна буласың», — дип исемнәр өләшкәннәр. Ләкин кеше күңелен мизгел эчендә генә үзгәртеп булмый. Дин алыштыручыларга зур ташламалар вәгъдә ителгән: мәсәлән, улыңны солдатка алмыйлар, өстәмә җир һәм бик күп икътисади ташламалар биргәннәр. Ә исламда калырга теләгән халыкның бер өлеше Себергә сөрелгән.

XIX гасырның икенче яртысында татар мифлары хакында тикшеренүләр тагын да күбәя. Мәсәлән, Кобловның «Татарские мифы» җыентыгы чыга, аңа параллель рәвештә бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да халык ышануларын туплый. Ул заманда фольклор җыю шулкадәр модада була, хәтта генераллар, физиклар, губернаторлар һәм аларның ярдәмчеләре дә үз язмаларын калдырырга ашыга.

Пәри – искитмәле чибәр кыз?

Бер караганда, җен дә, пәри дә безгә ислам дине аша килеп кергән. Гарәп телендәге «җен» сүзенең фарсыча варианты – «пәри». Башта алар бер үк затны аңлаткан синонимнар булып керсәләр дә, татар җирлегендә алар икесе ике төрле кыяфәт һәм үзлек ала.

Мөһим факт: Явыз Иван1552 елда Казанны басып алганнан соң, бары тик Екатерина II – Әби Патша гына мөселманнарга иң күп ирек биргән һәм, беренче чиратта, указлы муллалар системасын булдырган. Бу да сәяси ситуация, контрольдә тоту өчен эшләнгән эш, чөнки указлы муллалар илнең идарәсе, беркадәр администрациясе белән эшләргә тиеш булган.

Монда да пәриләр тезелешеп ишек шакып кермәгән. Алар китап – мөселман әдәбияты, дин әһелләре белән әкренләп кергәннәр. Бер ел эчендә түгел, йөзәр ел эчендә. Мөселман дөньясы бит ислам дине белән бергә килеп керә, анда шуның кадәр күп әдәби мирас!

Мөселман кешесе җенне дә, пәрине дә читтәрәк тотарга тырышкан. Аларны дус итеп күрмәгәннәр, чөнки икесе дә кешегә зыян сала торган затлар дип саналган. Шулай да, татар урта гасыр әдәбиятында, дастаннарда (мәсәлән, «Түләк һәм Сусылу»да) пәри образы шактый романтиклашкан:

Пәри – ул күз явын алырлык искиткеч чибәр кыз. «Пәридәй сылу», «Пәри кызыдай матур» дигән чагыштырулар нәкъ менә әдәбияттан килә. Халык акылында Пәри бик чибәр, егетләр аңа гашыйк була, башларын югалталар.

Гарәп дөньясының әдәби мирасы искиткеч бай һәм ул бик борынгы. Шул ук вакытта фарсы әдәби дөньясы да гаҗәп кызыклы. Фарсы әдәбиятының бик үзенчәлекле тагын бер тәэсире бар.

Хәзерге Һиндстан җирләрендә халыкның зур бер өлеше мөселманнар — борынгы әфганнар дип әйтик, аларның тарихы III–IV гасырлардан башлана. Әфганстан шаһлары, бу җирләрне үзенеке иткәннән соң, беренче чиратта санскритта булган бөтен әдәбиятны фарсы теленә тәрҗемә иттерә. Санскрит әдәбияты да безгә ипләп кенә татар дөньясына килеп керә. Шуңа күрә ислам дине үзе генә тарала дип әйтә алмыйбыз. Коръән белән бергә мәчет һәм мәдрәсә системасы килеп керә. Мәдрәсәләр системы гаҗәп үзенчәлекле һәм ул – белем бирү, укыту, ул – китап, язу.

Китап дигән вакытта – Совет дөньясының тәэсиредер инде ул – мәдрәсәләргә беркадәр наданлык, артта калганлык дигән ярлык тагылган иде. Әмма мәдрәсәләр системасын аңлагач, шаккатасың: Болгар чорларындагы риватьләрдә сакланып калган әйберләрне карасаң, нинди генә әдәбият, нәрсә генә килмәгән! Ислам динен таратучылар Х гасырда Болгар дәүләтенә килә. Аннан соң ислам динен кабул итү ил башлыкларында, ханнар белән башлана. Ул бик зур сәяси адым. Ул мөселман дөньясы өчен, Болгар дөньясы өчен дә гаҗәп үзенчәлекле сәяси адым. Дин ипләп кенә тарала башлауга шунда ук нәрсә кирәк? Аны таратучылар кирәк. Монда мәдрәсәләр ачыла башлый.

Коръән тик торганнан гына поэтик әсәр түгел. Гаҗәп көчле поэзия! Бу образлар татар дөньясына Коръән аятьләре аша гына түгел, ә мәдрәсәләр системасы, бай гарәп-фарсы әдәби мирасы аша үтеп керә. Болгар дәүләтендә фәлсәфә дә, поэзия дә югары дәрәҗәдә укытылган. Шул сәбәпле, татар кешесе шигырьгә искиткеч хирыс. Хәзер без Язучылар берлеге исемлегенә кермәгән халык шагыйрьләрен барлый башладык. Авылда бүгенге көндә бер-ике китабы чыккан бер ике-өч кеше бардыр. Аларның шигъри ритмнарын, рифмаларын карыйсың да, сокланып куясың. Менә ул кайдан килә! Чөнки без бик борынгы заманнан бирле шигырьле. Бу – шул борынгы мәдрәсә тәрбиясеннән килгән мирас.

Иреңне югалтып каты еласаң, «Пәри кияү» килер

Халык ышанулары буенча, пәриләр кешегә буйсына ала. Алар белән хәтта идарә иткәннәр. Төрле төбәкләрдә Яхъя ишан турында риваятьләр сакланган. Аның кулы астында пәриләр хезмәт иткән, диләр. Имеш, ишан кушуы буенча пәриләр бер төн эчендә зур йорт салып чыкканнар.

Татар фольклорында пәри кызына гашыйк булып өйләнүче егетләр турында тарихлар бик күп. Әмма бу дөньяның икенче, куркынычрак ягы да бар: ул – «Пәри кияүләү» күренеше.

Ислам динендә мәетне озатканда артык каты еларга ярамый, диләр, «мәет су эчендә ятар» дип кисәтәләр. Мөселман дөньясында сабырлык – беренче урында. Әлбәттә, исламга кадәр татарларда да мәет сыктаучылар булган. Ул бу җирләрдә дә яшәүче халыкларга хас булган уртак универсаль күренеш. Мөселман динен кабул иткәннән соң, ипләп кенә без моннан киткәнбез. Гомумән, мөселман дөньясында сабырлык, сабыр булу – беренче урында. Сабыр булганнарны Аллаһы Тәгалә ярата. «Сабыр төбе – сары алтын», – диләр. «Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табыладыр хезмәт белән». Кичерәсең, үткәреп җибәрәсең, Аллаһы Тәгалә сиңа шушы сабырлыгың өчен ниндидер бер төрле рәхмәтен ирештерә. Без бервакытта да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенең нинди кыяфәттә буласын, ничек ирешәсен белмибез бит. Без һәрвакыт: «Рәхмәтләреңнән калдырма», – дигән теләктә торабыз.

Әгәр хатын-кыз ирен югалтып, тирән кайгыдан үзен белештермичә каты итеп еласа, аның янына Пәри кияү булып килергә мөмкин.

Пәри ничек керә? Билгесез. Пәри хатын янына нәкъ үлгән ире кыяфәтендә килә башлый. Төн уртасыннан алып әтәч кычкырганчыга кадәр: җен-пәриләрнең дөньяда иркенләп йөри торган вакыты – шул. Бу чорда алар теләсә нинди ябык ишектән дә үтә ала.

Хатын янына килгән затның ире түгел, ә пәри икәнен ничек белергә? Иң төп сыйфаты: Пәринең аркасы булмый. Әгәр аркасыннан карасаң – эч куышлыгы, бөтен эчәкләре һәм органнары күренеп тора.

Бу хәл 1960-1970 елларда булган, дип сөйлиләр. Пәри кияүләгән хатын ашаудан кала, төне буе йоклый алмыйча азаплана, ябыга, саргая һәм бик каты чирли башлый, диләр.

«Пәри кияү»дән котылу чаралары

Адәм баласы нинди генә авыр хәлгә калса да, аннан чыгу юлын барыбер тапкан. Пәридән котылуның үз ысуллары бар:

Үләннәр һәм кораллар: Пәриләр «Шайтан таягы» (чертополох) үләненнән һәм дары исеннән курка. Көчле шартлау, яисә дары аттыру аларны куркытып качыра.

Дога уку: Мөселман дөньясына килеп кергәч, пәриләрнең иң курыккан нәрсәсе – дога булып кала.

Себерке сабы белән кыйнау: Пәри кияүне куар өчен, өйдәге ир-атлар сагалап тора. Пәри хатын янына керүгә, аны тотып алып, себеркенең сабы белән нык итеп кыйныйлар. Аның аркасы булмагач, бу җәза аңа аеруча авыр кабул ителә.

Серне ачу: Пәри ир кыяфәтендә килгәндә: «Мин синең яныңа гына кайтам, беркемгә дә сөйләмә, халык сине җүләргә санар», – дип өйрәтә. Әгәр хатын бу серне яшерә икән, ул һәлак була.

Бу хакта Биектау районының Өлә авылында булган тетрәндергеч бер хәлне язып алган идём. Бер хатын кыш башыннан ук күзгә күренеп ябыга, сулыга башлый. Серне беркемгә дә ачмый. Сабан туе көнендә бу хатынны авыл чүплегендә бөтенләй өс-башсыз, ябыгып интегеп беткән килеш табалар. Пәри аны шул хәлгә җиткергән. Ул хатын, димәк, яшергән булган. Шуңа күрә Пәри кияүләвен кешегә әйтергә кирәк, яшерергә ярамый.

«Пыр туздыру»дан Пәри килеп чыкканмы: Нәкый Исәнбәтнең кызыклы фаразлары

Бөтен этимологлар һәм телче галимнәр «пәри» сүзенең татар теленә фарсыдан кергәнен бертавыштан раслый, ләкин Нәкый Исәнбәт бу мәсьәләгә тагын да кызыклырак яссылыктан карый.

Галим безнең телдәге «пыр туздыру», «пыр-пыр итеп тору» кебек сүзләрнең дә бу образның формалашуына йогынты ясавын исәпләп чыгара. Табигатьтәге тузан өермәсен, җил чыкканда җирдән тузан кубарылып әйләнеп йөрүне без «пәри туе» дибез.

Шулай ук кырларда җил белән тәгәрәп йөри торган үләнне дә (урысча «перекати-поле», татарча «дүңгәләк») халык телендә еш кына «пәри» яки «җен тәгәри» дип атыйлар. Кызык: нәкъ менә шулай өермә-өермә булып исеп торган тузаннарны без бервакытта да «җен туе» димибез, гел «Пәри туе» дип атыйбыз. Бу да татар акылында Пәри образының табигать күренешләре белән никадәр тыгыз бәйләнгәнен күрсәтә.

Димәк, бүгенге татар акылында, әдәбиятыбызда Пәри искиткеч матур кыз булса, ә халык акылында ул ир кыяфәтенә дә керә ала. Ирнең ни дәрәҗәдә чибәр икәнен хатын үзе генә белә, ул гына бәяли.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: җен белән пәри безгә фарсы, гарәп әдәбияты аша килеп керә. Әкрен генә, ипләп кенә үзләренең юнәлешләрен алып, татар җирлегендә, татар акылында үзгә мифологик персонажлар буларак формаша. Шул ук вакытта без бер нәрсәне аңларга тиеш: халыкның яшәеше, мифологиясе, дөньяны танып белүе, ак белән караны, яхшы белән яманны аеруы – бервакытта да туктый торган процесс түгел. «Формалашып беткән» дигән сүзне әйтә алмыйбыз.

  • Җеннәр дөньясы бармы һәм аларның кеше тормышына йогынтысы нинди? «Җеннәре чыккан» төшенчәсе нәрсәне аңлата? Фәнзилә Җәүһәрованың «Пәри башка, җен башкамы?» темасына лекциясен киләсе язмаларда дәвам итәрбез.

Дәвамы бар...