Сентябрьдән җәмәгать транспортында онытылган әйберләрне саклау кагыйдәләре үзгәрә
2026 елның сентябреннән Россиядә автобусларда һәм шәһәр җир өсте электр транспортында онытылып калган әйберләр һәм багажга кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк.
Алар 24 сәгать дәвамында бушлай сакланачагы аңлашыла РИА Новости өйрәнгән Транспорт министрлыгы боерыгыннан.
Документ нигезендә, онытылган әйберләр табылган көннән алып 24 сәгать бушлай сакланырга тиеш. Шул вакыттан артык саклау өчен ташучы билгеләгән түләү алына.
Алынган мәгълүматларга караганда, транспортта яки автовокзал территориясендә онытылган әйберләрне тапкан затлар бу хакта кондукторга, машина йөртүчегә яки вәкаләтле вазыйфаи затка хәбәр итәргә тиеш. Кондуктор яки машина йөртүче табылдыкны автовокзал яки ташучының вазыйфаи затына саклауга тәфсилле тасвирлама белән расписка белән тапшыра.
Әгәр шәһәрара юлда пассажир маршрутның арадаш пунктында әйберләрен онытканлыгын белсә, ул транспорт чарасы туктала торган теләсә кайсы автовокзал яки автостанциянең кизү тору бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
