Ришат Фазлыйәхмәтов: «Табиблар балаларыгыз булачак дип сөендерде»
Ришат Фазлыйәхмәтов «Интертат»ка гаиләсе һәм иҗади тормышында булган яңалыклар белән уртаклашты.
Фазлыйәхмәтовларга шушы көннәрдә хастаханә юлларын еш таптарга туры килде. Аның тормыш иптәше Эльмира операция ясаткан иде.
Бәби алып кайтырга планлаштырдык да, шактый озакка сузылгач, борчыла башлап, табибларга күренергә булдык. Эльмирага бераз дәваланырга, операция ясатырга кирәк булып чыкты. Тормыш иптәшем инде тернәкләнеп килә. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең сәламәтлеге болай да яхшы була аның. Хастаханәдән чыгардылар инде, йөгереп йөри, үзен әйбәт хис итә. Дөрес, әлегә элеккечә тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә ярамый. Мин дә хатынымны саклап кына торам, машинага да күтәреп утыртам, иелеп ала торган әйберләрне үзем алып бирәм. Гел янәшәсендә булырга, ярдәм итәргә тырышам. Операция булу белән үк янына керттеләр. Авырган чакта якын кешеңнең янәшәңдә булуы иң шәп дәва ул. Табиблар балаларыгыз булачак, проблема юк дип сөендерде безне. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Әле үзем дә бераз гына авырып алдым. Температурам булмаса да, тавышка зыяны булды, — ди Ришат.
Ришат Фазлыйәхмәтовның быелгы концертлары да уңышлы гына бара икән. Ул иҗаттагы яңалыклары турында да әйтте.
Халык концертларга йөри. Шуңа үзем дә тамашачы каршына бик сөенеп чыгам. Язга таба Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алексеевск якларын алдык. Яңа җырлар чыгарып торабыз. Әле менә шушы көннәрдә генә «Исә җилләр» дигән җырым дөнья күрде. Җырны актуаль, заманга ярашлы булсын дип яздырганым юк. Бу җырны ошатып, инде бер ел элек алып куйган идём, ниһаять, вакыты килеп җитте. Барысы да үз вакыты белән бара, — дип уртаклашты ул.
Ришат Фазлыйәхмәтов концертлар белән зур авылларга да чыгуын хәбәр итте.
Рәисебез Рөстәм Нургалиевич авылларда шундый матур мәдәният йортлары салдыртты. Шулар буш тора. Халык йөрсә, җырчылар да килер иде. Халык тарала шул авыллардан, шәһәргә китеп эшкә урнашалар, ипотекага фатирлар алалар. Зал тулмагач, чыгымнары күп булганлыктан, артистлар да авылларга чыгарга ашкынып тормый. Ә без менә графигыбызга авылларны да кертергә уйладык әле.
13 кешелек төркемем белән йөрибез. Быелгы концертларымны юмор остасы Фәрит Галиев алып бара. Һәр концерт алып баручы, биючеләр белән булырга тиеш. Шулай халыкка да кызыграк. Концертны үзем алып барган еллар да булды. Алай авыр икән дигән фикергә килдем. Алып баручы үз урынында, җырчы үзенекендә. «Кофе три в одном» тәмле түгел бит менә, капучино тәмлерәк. Шуның шикелле, концерт тәмле булырга тиеш, — дип фикерләре белән бүлеште артист.
