Соликамскта кар-боз массасы Совет урамындагы торак булмаган ике катлы бина түбәсеннән сәүдә үзәге яныннан узып барган автомобильгә ишелгән, дип яза “РИА Новости”.
Машина һәлакәткә дучар була: кузовның өске өлеше юк ителә. Йөртүче хастаханәгә озатыла, әмма анда үлә.
Булган хәл факты буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
