Чирмешән районында ата-аналар БДИ тапшырды

Чирмешән районында ата-аналар БДИ тапшырды

Лашман мәктәбендә “Әти-әниләр белән бергә төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшырабыз” акциясе узды.

Бу чарада 98 ата-ана, 9 һәм 11 сыйныф укучылары, шулай ук район җитәкчеләре: район башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эльвира Җиһаншина, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова һәм аның урынбасары Светлана Севастьянова да парта артына утырды.

Катнашучылар имтихан процедурасын башыннан ахыргача үттеләр: теркәлү, телефон тапшыру, бланклар тутыру. Ата-аналар математика буенча БДИ эшләренең кыскартылган вариантын 30 минут эчендә эшләде.

Имтихан тапшыручылар соңыннан түгәрәк өстәл артына җыелдылар, анда Чирмешән лицее психологы Римма Гудадзе стрессны бетерү буенча тренинг үткәрде. Акция имтихан процессын ачык күрсәтеп, ата-аналарның куркуларын киметергә һәм гаилә белән мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгытырга ярдәм итте.