15 яшь чирмешәнле төп документларын алды
Космонавтика көне алдыннан Чирмешән районы өчен истә калырлык вакыйга булды. Районның 15 яшь гражданинына тантаналы шартларда Россия Федерациясенең төп документы — паспорт тапшырдылар.
Бу матур көнне истә калырлык итү максатыннан, “Орион” яшьләр үзәгендә тантаналы чара оештырылды. Әлеге вакыйгага яшүсмерләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Яшь чирмешәнлеләр төп документларын район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галеева кулыннан алды.
Ул аларга котлау сүзләре ирештерде.
-Паспортыгызга тап төшермичә, әти-әниләрегезне борчуга салмыйча, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Илебезнең киләчәге — сезнең кулларда, — диде ул.
Яшүсмерләрне әлеге шатлыклы көн уңаеннан котлаулар да, бүләкләр дә күп булды. Бүләкләр гади булса да, һәрберсе үзенчәлекле мәгънәгә ия иде. Паспорт белән бергә Россия Конституциясе язылган брошюра да тапшырылды. Хәзер аларның хокуклары белән беррәттән бурычлары да артканын аңлата бу кечкенә китап.
Чирмешәннән Кәрим Минапов та моның мөһимлеген яхшы аңлый. Тантанада аның әти-әнисе Ләйсән һәм Фәһим Минаповлар да булды. Алар улларының паспорт алуын зур дулкынлану белән кабул иттеләр.
-Беренче улыбыз паспортлы булды. Бу үзенә күрә ниндидер бер дулкынландыргыч мизгел. Димәк, инде ул зур үсте, үз эшләре өчен үзе җавап бирәчәк — диделәр алар.
Бу елның беренче кварталында районда 52 яшь чирмешәнле паспорт алган.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
