35 ел мәдәният һәм милли хәзинәләр сагында

35 ел мәдәният һәм милли хәзинәләр сагында

Юбилей ничек үтте?

«Энергетик» мәдәният сараенда «Эврика» мәдәният үзәгенең 35 еллыгына багышланган кичә булды. Тарихка күз салсак, Чаллыда әлеге үзәк «КамГЭСэнергострой» акционерлык җәмгыятенең элеккеге китапханә бинасында 1991 елда (хәзерге Үзәк китапханә) оешты. Аның беренче җитәкчесе – Гөлзада Руденко (Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры) иде. Ул чакларда биредә беренчеләрдән булып татар халкына гына хас чаралар үткәрелде.

Хәзер «Эврика»ны Ландыш Галиева җитәкли. Үзәк шәһәрнең төрле почмакларында – Мәләкәс аръягында, 33нче һәм 71нче бистәләрендәге заманача биналарында халыкка хезмәт күрсәтә. Биредә 29 клуб эшли. Аларда балалар һәм өлкәннәр иҗат, спорт, кул эшләре белән шөгыльләнә.

Коллектив «Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә татар кызлары арасында бәйгеләр, «Бәби мунчасы» кебек бәйрәмнәр үткәрә. Коллектив Сабан туе, Җиңү бәйрәме һәм башка шәһәркүләм чараларның да үзәгендә. Алар бәйрәм кунакларына «Татар өе»н күрсәтәләр.

Биредә эшләүче артистлар – Гөлдания Хәйруллина, Инзилә Сәлимова, Флера Талипова һәм башкалар – дөньяга сибелгән милләттәшләребезгә татар моңын тарата.

Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Әскәрова җитәкчелегендәге балалар театр студиясендә малайлар һәм кызлар туган телебездә спектакльләр куялар.

Биредә җыр һәм бию коллективлары уңышлы эшли. Кыскасы, «Эврика»да буш вакытын файдалы уздырыйм дигән кеше үзенә кызыклы шөгыль таба ала.

Коллектив кыш көне хәтта Чаллының ишегалларында да театраль тамашалар күрсәтте.

Үзәк 2025 ел нәтиҗәләре буенча Чаллының иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды.

«Эврика»ның Чаллы халкына күпкырлы хезмәт күрсәтүен истә тотып, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов аны уникаль үзәк дип атады. Эшләрендә уңышлар теләп, аеруча зур уңышка ирешкән хезмәткәрләргә ТР Мәдәният министрлыгының, Чаллы мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталарын тапшырды. Үзәккә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән матди-техник базаны ныгыту өчен 120 мең сумлык сертификат бирде.

Бөтендөнья татар конгрессының һәм Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекләре җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин да сәхнәгә менеп, теләкләрен ирештерде.

«Язучылар һәм конгресс эшчәнлегенә кагылышлы барлык чараларны «Эврика» мәдәният үзәге белән бергә үткәрәбез. Моның өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итсен», – дип, ул Ландыш Галиевага Рәхмәт хаты һәм Бөтендөнья татар конгрессының Габдулла Тукайның 140 еллыгына чыгарылган истәлек билгесен тапшырды.

Аннары сәхнәгә чараның геройлары – Акыл иясе белән бала чыкты. Алар тамашачылар һәм артистлар белән бергә «Эврика»ның төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеге белән таныштылар. Артистлар, иҗат коллективлары, спорт түгәрәкләренә йөрүчеләр үзләренең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.