Татарстан буенча Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов 72 яшендә вафат булды.
Соңгы елларда ул ТР премьер-министры ярдәмчесе, махсус хәрби операция зонасында Татарстан Республикасыннан бүлекчәләрне җитәкләүче вазыйфасын башкарды.
Тимерҗанов белән хушлашу сәгать 9дан 10га кадәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә узачак.
