Евгений Миронов: «Ә бит байлар да күңеле белән фәкыйрь булырга мөмкин»

Евгений Миронов: «Ә бит байлар да күңеле белән фәкыйрь булырга мөмкин»

Ф.М. Достоевскийның «Бедные люди» дебют романы буенча куелган шул исемдәге концерт-спектакль Казанда аншлаг белән узды. Әлеге концерт-спектакль «Горький +» сәнгать фестивале кысаларында узды. Залда ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде – алар азактан сәхнәгә чәчәкләр чыгарды.

Казанда V «Горький +» сәнгать фестивале бара. Әлеге фестиваль 2022 елда Мәскәүдә башланып китте. 2023 елда ул Казанны һәм Түбән Новгородны да колачлады. Быел Мәскәүдә һәм Казанда уза. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов фестиваль оештыруда ярдәме өчен Татарстан Рәисенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Быелгы фестивальнең темасы «Горький + классика». Без Чехов турында да, Толстой турында да, Достоевский турында да сөйләшербез. Безгә Горькийны, аның зәвыген формалаштыруда катнашучылар кызык һәм программа шушы күзлектән чыгып төзелгән. Без күп жанрлылыкка басым ясыйбыз: безнең әдәби-музыкаль спектакль дә, драма спектакле дә, курчак спектакле дә һәм башкалар бар», – дип сөйләде Евгений Миронов журналистларга фестивальгә багышланган очрашуда.

Ул Максим Горькийның халыкара фигура булуын ассызыклап быел фестивальдә Төркия театры булуын да искә төшерде. Фестивальгә Төркия дәүләт театры А.П.Чеховның «Дядя Ваня» пьесасы буенча спектакль алып килгән иде.

«Театр наций»ның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов үзе икенче ел рәттән Казанга шундый спектакль-концерт алып килә. Әлеге жанрның нигезендә оркестр астында әдәби әсәрне уку ята. Былтыр Горький әсәрләре укылса, быел тема киңрәк итеп Горький һәм классиклар дип алынган һәм тамашачыга Достоевскийның эпистоляр жанрда язылган романы тәкъдим ителде. Евгений Миронов белән Юлия Хлынина «Солисты Москвы» камера ансамбле ярдәмендә эпистоляр романны укыдылар. Ансамбльнең дирижеры Россиянең халык артисты Юрий Башмет иде.

«Бүгенге «Бедные люди» спектакленә ярлы кеше килә алмый – билет бәяләре буенча фикер йөртсәк, залда акчалы кешеләр булачак. Бу хәлле кешеләргә күрсәтелгән спектакльгә нинди «орлык» саласыз», дип сорады журналистлар әлеге очрашуда.

«Миңа материал бик ошады. Миңа бу мәхәббәт тарихы кызыклы. Ә бит байлар да күңеле белән фәкыйрь булырга мөмкин. Миңа бу әсәр пыяла өстеннән наждак кәгазе белән тырнап узган кебек булды. Бу спектакль билет эләктереп калганнар өчен генә түгел, һәрберебез өчен», – диде Евгений Миронов.

«Мондый проектлар безне үсешкә этәрә. Берничә ел элек Казан ТЮЗында да фестиваль спектакле уйналган иде. Ә шушы арада театр реставрацияләнгән бинасына күчәчәк, аңа алга таба да иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырыла», – дип оештыручыларының журналистлар белән очрашуына йомгак ясады мәдәният министры Ирада Әюпова.