Түбән Камага РКБ һәм Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән бригадалар җибәрелде

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң Казаннан һәм Чаллыдан 6 мультидисциплинар бригада җибәрелде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән мультидисциплинар бригадалар җибәрелде, ашыгыч ярдәм хезмәте эше Чаллыдан килгән 5 бригада һәм Республика медицина һәлакәтләре үзәгенең 1 бригадасы белән көчәйтелде», – дип белдерделәр министрлыкта.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү буенча оператив штаб төзелде.