Рөстәм Миңнеханов «НЕдетский разговор» проекты кысаларында студентлар белән аралашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «НЕдетский разговор» проекты кысаларында студентлар белән аралашты. Очрашу «Урам» экстрим-паркында узды.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Алар яшьләрнең бүген ничек яшәвен, аларны нәрсә кызыксындыруын һәм нинди инициативалар тәкъдим итәргә әзер булуларын яхшырак белергә мөмкинлек бирә.

Әңгәмә барышында егетләр һәм кызлар төрле сораулар бирделәр. Студентлар республика Рәисенең шәхси тәҗрибәсе белән кызыксындылар: ул ничек практика узган һәм стипендия алганмы.

"Мин районнан стипендиат идём, шуңа күрә стипендиям югары иде. Башка студентлар 40 сум ала иде, ә мин — 49. Ул вакытта бу аз акча түгел иде. Практиканы Волгоград трактор заводында уздым, анда 119 сум эшләдем», — дип истәлекләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Чит илгә сәфәрләре турында да сүз чыкты. Татарстан Рәисе Сингапурның үзенә иң көчле тәэсир ясавын сөйләде. Ул искәрткәнчә, 40 ел эчендә бу дәүләт, көчле икътисадый ыргылыш ясап, дөньяның әйдәп баручы илләренең берсенә әверелгән. «Сингапур могҗизасы»ның авторы булып Татарстанга 2007 елда килгән Ли Куан Ю санала. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр илнең үз көчле яклары бар.

Ясалма акыл темасы буенча да фикер алыштылар. Республика Рәисе ассызыклаганча, бу технологияләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. "Мин моңа бик җитди карыйм. Бөтен дөнья бу юнәлештә җитди алга китте. Дөрес файдаланганда ясалма акылт күп процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Безнең республикада ЯА технологияләре реаль эш коралы булсын өчен министрлыклар һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре инде укулар уза», — дип белдерде ул.

Авыл тормышы да игътибарсыз калмады. Татарстан авылларының киләчәге турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов республикада 40тан артык программа гамәлдә булуын билгеләп үтте, аларның күбесе авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. "Авылларны саклап калу — безнең иң мөһим бурычыбыз. Кешеләр аннан китмәсен өчен, яшәү өчен лаеклы шартлар тудырырга кирәк», — дип ассызыклады ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка яшь вокалистка — Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты да мөрәҗәгать итте. Күрү сәләте начар булуга карамастан, кыз актив иҗат тормышы алып бара, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, «Абилимпикс» чемпионатында катнаша һәм танылган татар башкаручылары белән эшләргә хыяллана. "Сез булдырасыз. Әгәр омтылыш бар икән, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез һәм тиешле тәкъдимнәр бирәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында яшьләр республика Рәисенә яшьләр өчен кызыклы яңа урыннар, аерым алганда «Урам» экстрим-паркы өчен рәхмәт әйттеләр. Шул ук вакытта алар парктан иң якын урнашкан автобус тукталышы шактый ерак булуын билгеләп үттеләр һәм тукталыш павильонын паркка якынрак урнаштыруны сорадылар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов бу мәсьәләнең инде каралуын белдерде.