Григорий Родионовның туган авылы сөйләше турындагы язмасы

Григорий Родионовның туган авылы сөйләше турындагы язмасы

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовны искә алып Лениногорск районының Федотовка авылы турында язган язмасын тәкъдим итәбез.

Безнең авылның рәсми исеме Федотовка булса да, халык телендә аны Аланлык дип йөртәләр. Ф, в, х, h авазлары безнең авыл телендә бөтенләй юк. Гаеп итмәгез, без «файда» сүзен «пайда», «хәбәр»не «кабар», «Фатыйма»ны «Патима» , «Фатыйх»ны « Патик», «Христос» ны «Кристус» , «хач»ны «кач», «колхоз»ны «калкуз», «һава»ны «ауа», «хәл»не «әл» , «дәфтәр» не «дәптәр» дип сөйләшәбез. Ни өчен «гаеп итмәгез» дим, чөнки без башкача сөйләшә белмибез. Шулай ук, төрки телләргә хас булганча, бездә сүз «р» авазыннан яки «ст» дип башланып китә алмый. Бездә «рәсем» — «эрәсем», «рәхәт» — «ыракать», «Родион» — «Ырадибан» яки «Ырайман», «рам» — «ырам» , «стакан» — «ыстакан», «Степан» — «Ычтапан».

Безнең авыл кешеләре арасында үз исемнәрен түбәндәге үзгәртелмешләрдә генә куллану инде тәмам ныгып өлгергән: без «Гурьян»га «Гурҗән», «Прокопий»га «Күпей», «Ульяна» га «Үлүк» «Арина» га «Үркәй», «Кристина»га «Керечтей», «Корнелий»га « Курый » , «Антон»га «Унтый», «Татьяна» га «Татук», «Ефим»га «Җәпей» , «Лев»ка «Әлүп», «Терентий»га «Терәнтей», «Кирилл»га «Киркүк» яки «Кирүш», «Дарья»га «Дарҗа», «Мария» га «Марҗа» дип дәшәбез.

Гадәттә, һәр авылда берүк исемдә ике яки берничә кеше була. Бу бездә дә шулай. Эмма безнең авылда аларны тәгаен аерып йөртү һәм мөрәҗәгать иткәндә бер-берсен бутамау өчен игезәк исемлеләрнең һәркайсына аерым-аерым исем әйтелеше тагалар. Әйтик, авылдагы ике «Кузьма»ның берсен «Көҗмә» дип, икенчесен «Көҗей» дип йөртәләр. «Афанасий»ларның берсе «Апанае», берсе «Әппин» була, «Константин»нар — «Кечтәнтей» һәм «Күчтә», «Анастасия»ләр «Начта» белән «Начтук» дип аерып йөртелә.

Бер үк исем өч һәм аннан да күбрәк кешегә бирелсә дә, аптырап калмый безнекеләр, һәрберсен аерып булырлык, бер-берсе белән бутамаслык исемнәр табалар. Элегрәк авылда «Александра» дигән хатын-кыз исеме аеруча күп иде. Бер үк чорда бишәр Александра булуын хәтерлим мин. Әмма авыл кешеләре аларны биш төрле исем белән йөртә: «Әләксандыра», «Сандыра», «Сандырый», « Санук», «Әләч». дүрт Григорийны «Гөргөри», «Гүрей», «Герүк», «Гөрей» дип аерып йөртәләр.Беренче ишетүче кешегә безнең авыл кешеләренең әнә шулай сөйләшүен тыңлап тору үзенә бер мәзәк булып тоелыр.

Александр Григорьев фотосы.