«Социаль челтәрләрнең адресларын сорау законлымы?» Юрист җавап бирде
«ВТ» укучыларының сорауларына белгечләр җавап бирә.
Безнең көллияттә укучы студентларны барлык социаль челтәрләренең адресларын күрсәтергә, исемлек тапшырырга мәҗбүр итәләр. Законлымы бу?
Милана Мөхәммәтҗанова. Минзәлә
Нәфисә Сабирова, юрист:
– Уку йорты администрациясенең социаль челтәрләрнең адресларын бирергә мәҗбүр итүе законсыз санала. Мондый мәгълүматлар шәхси мәгълүматларга керә һәм закон белән саклана. Коткыга бирелмәгез, администрациядән рәсми нигезләүне сорагыз. Таләпләре нигезсез булса, баш тартыгыз. «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон буенча, мондый мәгълүматны бирү сезнең ризалыгыгызны (балигъ булмасагыз, ата-ана ризалыгын) таләп итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
