Илзидә Госманның сольный концетына зумер карашы: Моңлы тавыш һәм урынсыз юмор
Казанның «Чулпан» тамашалар залында сәхнә йолдызы Илзидә Госманның концерты узды. Дөресен әйткәндә, юлда уйлап барсам да, мин аның бер җырын да искә төшерә алмадым. Шуңа күрә дә бераз гына гарьләндем, ләкин барып җитүгә барын да аңладым!
Илзидә Госманны күпчелек өлкән буын үз итә, җырларын яратып тыңлый икән, ләбаса. Фойега узу белән шуңа инандым. Керү юлында торган чиратта өлкән яшьтәгеләрне генә очраттым. Кем хәл-әхвәл сорашып тора, кем сумкадан билет эзли. Әле билет сатып торучы апа да бар иде. Без – телефон экранын сыпырып кына билет алучылар өчен бу берникадәр «иске» күренеш.
Әйе ара-тирә яшьләр, урта буыннар да күренгәләде үзе. Мәсәлән, күптәнге танышым – Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы китапханәчесе, күпсанлы бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Рәзилә Мөхәмәтрәхимова бар иде, ул гаиләсе белән килгән.
Илзидә Госманның журналистларга карата булган мөнәсәбәте исә күңелгә ятышлы булды. Һәрхәлдә, сатылган урынга билет бирмәгән иде. Әйбәт рәттә урын сайлау мөмкинлеге дә бар иде, кырыйдагы урынны алдым. Чыгасы булса, кешеләрне борчымыйм, дидем.
Сольный концертын җырчы «Ничек булсам» дигән җыры белән башлады.
Сәхнәсендә басып торуыма быел 10 ел! Бу залда минем беренче концертларыма килгән кешеләр дә бардыр, мөгаен. Әле Тинчурин театрында куйган концертымда утырган тамашачылар да булуына ышанам. Үзем яз көне тугангадыр, концертларымны да язын уздырырга яратам. Быелгы концерт программасын «Яшьлек узмаган» дип куярга булдым әле, – дип мөрәҗәгать итте җырчы тамашачысына.
Мактауга лаек күренеш: Илзидә Госман төркемендәге барлык биючеләр һәм музыкантлары белән таныштырып барды.
Ә менә концерт тамашасындагы юморга килгәндә, ул һич кенә дә көләрлек түгел иде! Миңа калса, бу инде бүгенге көн өчен искерәк сүзләр иде. Гомумән, бу аудитория өчен дә түгел иде кебек. Бәлки, мин аңламыйммы соң...
Алып баручы Наил Мөбәрәкшинның «мулла абзый машинасына бер кызны утырткан да, 22нче сүрәсен оныткан, аның аякларына үрелә-үрелә барган», диюләре… Олы апалар ничек кабул итте икән моны? Оятсыз анекдотлар сөйләнә торган табын артында утырган кебек булды.
Аннары Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров һәм Фирзәр Мортазин шәрә килеш чишмә буенда йөреп көлкеле хәлгә тарулары турындагы сатира-юмор да… Әти-әни белән телевизор караганда балага күрергә ярамый торган мизгелләрне күрсәткәндә бер оялу барлыкка киләме, залда олы ханымнар янында утырганда да шул хис булды.
Илзидә Госманның сөйләгән анекдотларга тукталып торасым килми. Программада анекдот ягы аксап торса да, җырчының тавышына сүз юк – моңлы!
Аеруча халык җырларын шундый матур башкара. Хәния Фәрхи башкаруында күңелдә калган «Казансу» җырын да җанга бал да май булырлык итеп башкарды. Кичәдә махсус хәрби операция темасы да күтәрелде, җырчы «Яшәрбез» җырын башкарды. Җыр вакытында сәхнәдә Казан бию ансамбле дә булды. Әйе, концертка Илзидә Госман ныклап әзерләнгән. Концертта «Томаннар» дип аталган өр-яңа җырын да ишеттек. Җырларында мәңгелек темалар чагыла: ак өметле киләчәк, туган җирне һәм якыннарны сөю, мәхәббәт, бәхет...
Беренче бүлекнең ахырында, алдан вәгъдә ителгәнчә, бүләкләр дә уйнатылды. Залда утыручы күренекле иҗат әһелләреннән – танылган шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова, җырчы Асия Ганиевалар күренде. Күңелгә ятмаган анекдотлардан соң, икенче бүлекне карау теләге булмады.
Ә гомумән алганда, Илзидә Госманның иҗаты, җырлавы, аның тавышы – ошады, ошамады түгел. Без аны ничектер шактый тыйнак җырчы буларак беләбез бит, нигәдер. Ә тыңласаң – күңелне иркәли алырлык җырлары байтак. Бер арада аның белән бераз аралашып та алдык.
Сезгә берсендә бер ир-ат тамашачы бик каты кыйммәтле бизәнү әйбере биргәнен беләм. Ә тагын да гастрольләр вакытында нинди серле яки сәер бүләк биргәннәре бар?
Зур тере куян, аннары олы «скрипичный ключ». Һәр сезонда бирелгән бүләкләремне истәлек итеп калдырам. Аннан соң шул бәхетле мизгелләрне искә алып утырырга яратам. Куянга килгәндә, без аны шәһәр фатирында бер атна яшәттек. Бөтен әйберне кимерә башлагач, бер туганыбызга илтеп бирдек.
Әле сөйләшеп торганда гына стилистыгыз да килеп керде. Сез сәхнә костюмнарын сайлаганда тулысынча стилистка ышанасыз?
Иң башта – үзем. Сызымнарын сызам, ничек мин бу күлмәкне күзаллыйм, шуны кәгазьгә төшерәм. Шуннан соң, стилист белән камилләштереп бетерәбез. Сәхнә киеме башкарган җырыңа, гәүдәңә туры килергә һәм халык игътибарын җәлеп итеп торырга тиеш, – диде ул.
Моңлы һәм көчле тавышы белән тамашачы күңелен яулаучы Илзидә Госманны тыңлаган саен тыңлыйсы килә хәзер. Шунысы ачык күренә: ул эшен күңелен биреп башкара. Тик киләчәктә программада «күңелсез» анекдотлар булмаса иде, аның матур тавышын гына тыңлап утыру рәхәтрәк. Бу шәхсән минем фикер, әлбәттә.
