Дагестанга Татарстаннан 4 тонна су һәм 1,5 млн сум җибәрәчәкләр
Татарстан мөселманнары табигый бәла-казадан зыян күргән Дагъстан халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйганнар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында хәбәр иттеләр. Барлыгы 4 тонна шешәле су һәм өстәмә рәвештә 1,5 млн сум җыелган. Элегрәк иганәләрнең гомуми күләме 3 млн сумга җиткән иде инде. Гуманитар ярдәм республика мөхтәсибләре һәм мәчетләре катнашында формалаша һәм якын арада Дагъстанга профильле хәйрия фондлары аша тапшырылачак.
