Бер төн эчендә Россия күгеннән 189 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия күгеннән 189 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.

Пилотсыз очкычларны Әстерхан, Белгород, Брянск һәм башка өлкәләр, шул исәптән Татарстанга якын булган Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре өстеннән дә бәреп төшергәннәр. Узган төндә Татарстан күгендә пилотсыз очкычлар очышы теркәлмәгән.