Татарстанда 4 бала тәрәзәдән егылып төшкән
Көннәр җылыткач Балалар республика клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып имгәнгән 4 баланы китергәннәр инде.
Бу хакта “Татар-информ” хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Апрель-май аралыгында дүрт балага тәрәзәдән егылу сәбәпле зыян килгән. Бер сабый, өченче кат тәрәзәсеннән түбәнгә “очып”, үпкәсенә зыян китергән, баш миен селкеткән һәм кул-аякларын сындырган.
Тагын бер бала, шундый ук биеклектән егылып, умырткалыгын һәм бот сөяген сындырган. Өченчесенең, бишенче каттан егылып төшүе аркасында, баш мие селкенгән, үпкәләренә зыян килгән. Дүртенче баланың, икенче каттан егылып төшүе сәбәпле, талагы өзелгән һәм баш мие селкенгән. Узган елда шушы ук чорда өч шундый очрак булган. Бер сабый, икенче кат тәрәзәсеннән егылып, баш сөяге-миен җәрәхәтләгән. Өченче кат тәрәзәсеннән егылган сабыйга да нәкъ шундый ук зыян килгән. Икенче каттан егылып төшкән сабыйга исә җитди зыян килмәгән: ул бары тик бәрелгән генә.
