Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ипотека каникулы алу мөмкинлеге бар

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына 18 айга кадәр ипотека каникулы рәсмиләштерә алачак.

Моның өчен заемщикларга кредиторга мөрәҗәгать итәргә һәм балалар тууны, уллыкка алуны яки күп балалы гаилә статусын раслый торган документлар тапшырырга кирәк булачак. Бу хакта RTга Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Алексей Говырин сөйләгән.

Парламентарий сүзләренчә, гаиләләргә керемнәрнең кимүен яки бюджетның ипотека түләвенең нинди өлешен алып торуын исбатларга туры килмәячәк. Заемчы ташламалы чорның башлану датасын һәм озынлыгын мөстәкыйль сайлый алачак.

Бала туганда ипотека каникуллары аларга яшь ярымга җиткәнче гамәлдә булачак. Әгәр сүз уллыкка алу турында барса, ташламалы чор уллыкка алынганнан соң 18 ай дәвам итәчәк.

Гаилә кредит буенча түләүләрне тулысынча туктата яки киметелгән айлык түләүгә күчә алак. Шул ук вакытта беренче алты айда түләүләр ипотека вакыты ахырына күчереләчәк. Җиденче айдан 18 нче айга кадәр төп бурычның калган суммасына килешү шартлары буенча процентлар исәпләнәчәк, ә аларны түләүне шулай ук кичектереләчәк.

Ипотека каникулын 15 млн сумга кадәр кредитлар буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән ипотека килешүләренә кагыла. Бер ипотека килешүе буенча мондый мөмкинлектән бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.