МАХ мессенджерының инглиз телендәге версиясе пәйда булган
МАХ интерфейсыннан инглиз телендә файдалану мөмкинлеге пәйда булган. Яңалык нәтиҗәсендә кушымтада инглиз телендә чатлар булдырырга, видеошалтыратулар оештырырга, настройкалары белән идарә итәргә мөмкин, дип хәбәр итә мессенджерның матбугат хезмәте.
Мессенджерның яңа функциясе чит илләрдә яшәүче миллионарча кешегә Россиядәге туганнары һәм якыннары белән иркенләп аралашу мөмкинлеге бирәчәк.
Интерфейсны инглиз теленә күчерү өчен, кушымтаның «обновить» төймәсенә басып, тел настройкаларын үзгәртергә кирәк.
Андроидлы смартфоннардан файдаланучылар моны мессенджер профилендә «Язык приложения» бүлегендә хәл итә ала. iOS базасындагы җайланмаларны кулланучыларга исә телне алыштыру өчен смартфон настройкларында тел параметрларын үзгәртү таләп ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
