Казан белән Чаллыда яңа йортлардагы фатир бәяләре ике тапкыр арткан

Казан һәм Чаллыда яңа йортлардагы фатирлар соңгы биш ел эчендә ике тапкырдан күбрәк кыйммәтләнгән.

РИА-Новости” хәбәренә караганда, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә торакның уртача бәясе 164 процентка үсеп, 3,03 миллионнан 8,01 миллион сумга, Татарстан башкаласында – 147 процентка үсеп, 5,17 миллионнан 12,79 миллион сумга җиткән.

Кировта фатир хакы 6,86 миллион сумга (131 процентка арткан), Чабаксарда – 7,43 миллион сумга (117 процентка) кадәр күтәрелгән.

Тулаем алганда, Россиядә бу чорда яңа йортлардагы фатирлар 2,1 тапкыр кыйммәтләнгән. Белгечләр әйтүенчә, бәя үсү халыкның кереме үсүдән күпкә алда бара, шуңа күрә сатып алучылар арзанрак торак эзләргә мәҗбүр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.