Бөтендөнья татар конгрессы «Хәбәр» бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә эшләүче татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре һәм журналистлары, интернет-ресурслары арасында уздырылучы IV бөтенроссия «Хәбәр» бәйгесенә эшләр кабул итә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Г.Тукай тууына 140 ел» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән «Тукай елы» уңаеннан бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар кабул ителә);

«Безнең батырлар» (әлеге номинациягә Махсус хәрби операциядә катнашучы татар егет-кызларына багышланган материаллар кабул ителә);

«Иң яхшы интернет-ресурс» (татар телле интернет-сайтлар һәм «Вконтакте» төркемнәре арасыннан сайлана. Интернет-ресурсның бер еллык эшчәнлеге бәяләнә).

Бәйгенең шартлары белән тулырак нигезләмәдән таныша аласыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.