Казан-Аэропорт маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнә

17, 18 һәм 22 апрельдә «Казан Экспо»да булачак концертлар уңаеннан Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

7602 номерлы электричка Казаннан 18:09 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 18:40 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитәчәк.

7603 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 21:42 сәгатьтә китеп, 22:10 сәгатьтә Казанда булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.