Рөстәм Миңнеханов: «Күп кенә проектларны сынау проектлары буларак кулланачакбыз»
Татарстан Рәисенең Кадрлар резервында катнашучылар Хөкүмәт йортында проектларын яклады. Алар Рөстәм Миңнехановка республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Проектларның шактый өлеше технологик суверенитетны ныгытуга, шул исәптән сәнәгать роботлары производствосын булдыруга, предприятиеләрдә роботлаштыруны гамәлгә кертүгә, техник культураларны эшкәртүгә багышланган. Шулай ук шәһәрләрнең энергия нәтиҗәлелеген арттыру, СВОда катнашучыларга ярдәм итү системасын һәм социаль инфраструктураны үстерү, кадрлар потенциалын камилләштерү, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча проектлар тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрне уңай бәяләде һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты. «Сез зур эш башкаргансыз. Күп кенә проектларны сынау проектлары буларак кулланачакбыз. Әлеге проектларны барлык муниципалитетларда кулланырга мөмкин», – диде ул. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проектлар арасында һәрвакытта да күз уңында булмаган юнәлешләр дә бар. Ул әлеге проектларны алып баручы кураторларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Рәисенең Кадрлар резервында хакимият органнары вәкилләре генә түгел, корпоратив сектор вәкилләре дә катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
