Муса Җәлилнең 120 еллыгына алты яңа басма тәкъдим ителде
Татарстан китап нәшрияты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе герой-шагыйрь, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган басмалар сериясен әзерләде, дип яза «Татар-информ».
Презентациянең төп китабы «Муса Җәлил – Муса Джалиль» фотоальбомы булды. Бу – фотосурәтләр һәм документлар җыентыгы. Басманың тиражы – 4 000 нөсхә.
Презентациядә шулай ук «Җәлил» китабы тәкъдим ителде. Басма Мусаның балачагыннан алып каһарманнарча һәлак булган көненә кадәр тормыш юлы турында сөйли. Китапта шулай ук Җәлилнең тормышы турында аз билгеле фактлар да бар.
Ике томда вокал һәм хор башкаруы өчен Муса Җәлил сүзләренә язылган «Алтын кояш нурларында» ноталар җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкның гомуми тиражы – 2 200 нөсхә.
«Кечкенә дуслар» балалар шигырьләре җыентыгына Җәлилнең иң популяр шигырьләре кергән. Җыентыкның тиражы – 1 500 нөсхә.
Шулай ук 2 000 нөсхә тираж белән «Сандугач һәм Чишмә» балладасы чыкты. Китап Тавил Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләре белән бизәлгән.
