Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. Шулай ук мангалларда ризык әзерләү дә чикләнә. Пиротехника кулланырга ярамый. Штраф күләме дә арта. Төп кагыйдәләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр һәм кисәттеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсендә күзәтү һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков әйтүенчә, көннәр җылыта башлауга, янгын очраклары да арткан.
– Республикада 20 апрельгә 934 янгын очрагы теркәлде. Аларда 61 кешенең гомере өзелде. 150 дән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда, ут чыгу очрагы кимесә дә, янып үлүчеләр һәм җәрәхәт алучылар артты, – ди ул. – Көннәр бераз җылыта башлау белән, халык йорт тирәсен җыештыра башлый, чүп-чар яга, коры үләнгә ут төртә. Бүгенгә коры үләнгә ут кабу аркасында килеп чыккан янгыннар 173 кә җитте. Көнгә 20 үлән яну очрагы теркәлә. Аз түгел. Ут үләннән йортларга, урманга да барып җитәргә мөмкин. Быел Чаллыда (24), Казанда (21), Түбән Кама (16), Әлмәт (15), Тукай (11), Лаеш (7) районнарында янгын очраклары аеруча күп теркәлде.
Янгынга каршы махсус режим куркыныч очраклар булмасын, уяулык артсын дигән ният белән кертелә. Бу чорда урманнарга якын урнашкан 121 торак пункт, 74 бакчачылык ширкәте һәм 87 балалар лагерьларында шырпы да сызарга ярамый.
– Урманнарга якын урнашкан йорт һәм җир хуҗалары алдан ук хәстәрен күреп, кипкән үләнне ташларга тиеш. Бу урыннарда агачлардан 10 метр ераклыкта минераллашкан полосалар ясап кую да кирәк. Ул уттан саклый, – ди Айрат Садыйков. – Май бәйрәмнәре җиткәч, халык табигатькә ашкына. Әмма шуны онытмаска кирәк: махсус режим вакытында Татарстан Министрлар Кабинеты сайтындагы махсус исемлектәге (кереп карый аласыз) авыллар, бакча ширкәтләре, лагерьлар янәшәсендә ачык утта ризык әзерләү бөтенләй тыела.
Ризыкны ничек әзерләргә мөмкин? Шашлык яки башка төр ризыклар махсус урында һәм мангалда пешерелергә тиеш. Өсте капланмаган учак өйдән – 5 метр, ылыслы агачлардан – 100 метр, яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Ким дигәндә. Коткаручылар шашлык пешерәсе урынны коры үләннән һәм агач ботакларыннан, чүп-чардан арындыруны сорый. Утны сүндереп китү турында әйткән дә юк.
Чүпне кайда һәм кайчан яндырасы? Айрат Садыйков әйтүенчә, махсус режим кертелгәнчегә кадәр чүп-чарны тимер мичкәләрдә яндырырга яраган. Ә хәзер инде ул да тыела. Искәртеп әйтәбез: бу чикләүләр бары тик исемлеккә эләккәннәргә генә кагыла. Ә башка җирләрдә чүпне биналардан – 50 метр, ылыслы агачлардан – 100, яфраклы агачлардан 30 метр читтәрәк 1 куб метрлы чокырда ягарга мөмкин. Әмма шунысы да бар: бу урыннан 10 метр арада коры үлән булмаска тиеш. Яндырганнан соң учакка ком сибәргә яки су белән сүндерергә кирәк.
САН
Махсус режим кертелгән вакытта учак ягучыларга, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән 80 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә янгын китереп чыгарып, милеккә һәм кеше гомеренә зыян китергән кешеләргә 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 80 меңнән 100 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 90 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салыначак. Ә менә юридик затларга 700 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф каралган. Аларның эшчәнлеге дә туктатылырга мөмкин. Кеше милкенә ут белән зыян салган очракта – 1 елга, урманнарга зыян китерүчеләрне 4 елга кадәр иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
