Ильмира Нәгыймованың гаиләсендә яңалык бар: тиздән туй булачак

Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсендә сөенечле яңалык бар: аның бертуган сеңлесе Гөлназ кияүгә чыга, аңа егете тәкъдим ясаган.

Шатлыгы белән Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты. Язылучылары кызны яңалыгы белән котлаганнар, кайберләре аны апасы Ильмира Нәгыймова белән бутап, : «Тагын тәкъдим ясадылармени?» – дип шелтәләп тә алган.

Гөлназ белән Ильмираның өч туганнары вакытсыз бакыйлыкка күчеп, бүгенге көндә алар икесе генә калды. Ике кыз туганның мөнәсәбәтләре бик яхшы, Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә еш кына гастрольләре вакытында балаларын туганы каравы турында искә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.