Май бәйрәмнәрендә Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү оешмалары ничек эшләячәге билгеле

1 майдан 11 майга кадәр стационарлар һәм бала табу йортлары тәүлек буе эшләячәк.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Зурлар өчен поликлиникалар 1, 2, 3, 9, 10, 11 майда 8.00 дән 17.00 кадәр эшли. Поликлиникаларга караган хатын-кыз консультацияләре шулай ук поликлиника графигы буенча эшләячәк.

Балалар поликлиникалары республика буйлап 1, 2, 3, 9, 10, 11 май көннәрендә 8.00 дән 15.00 гә кадәр ярдәм күрсәтәчәк. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге балалар поликлиникаларының эш тәртибе бераз үзгә. 1, 3, 9, 10 майда 8.00–15.00 кадәр, 2 һәм 11 майда 8.00–17 кадәр эшли.

Зурлар стоматологиясе графигы болайрак: 1, 3, 9, 10, 11 майда 9.00 дән 15.00 гә, 2 майда 9.00 дән 16.00 гә кадәр.

Республика буйлап балалар стоматологиясе 1, 3, 9, 10, 11 май көннәрендә 9.00 – 15.00 сәгатьтә, 2 майда 9.00 – 16.00 сәгатьтә эшли.

Казанның дежур стоматология поликлиникалары 3, 10 майда 9.00 дән 18.00 гә кадәр график буенча эшләячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.