Татарстан кырларыннан җыелган ашлык күләме ике миллион тоннадан арткан
Татарстан басуларыннан җыеп алынган ашлык күләме ике миллион тоннадан артып китте.
20 августка булган мәгълүматларга караганда, республика игенчеләре экваторга якынлашты: бөртекле һәм кузаклы культуралар 531 мең гектар мәйданда суктырылган, ә бу исә барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә. Уңдырышлылык – гектарыннан 38,1 центнер.
Иң күп уңыш җыеп алган районнарга килгәндә, беренче урында – Минзәлә (108 мең тонна), икенче урында – Тәтеш (91 мең тонна), өченче урында – Алексеевск районы (83 мең тонна).
