Узган ел Татарстандагы махсус икътисадый зоналарда 12,5 мең эш урыны булдырылган

2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарда 22 яңа резидент теркәлгән, 365 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, 12,5 мең эш урыны булдырылган.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

"Татарстанда инвесторлар өчен төп карар — махсус икътисадый зона резидентлары реестрына кертү вакыты 5,5 мәртәбә кимеде. 2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарда 22 яңа резидент теркәлгән, 365 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, 12,5 мең эш урыны булдырылды", — диде ул.

Министр әйтүенчә, резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына 7 сум күләмендә алар керткән шәхси инвестицияләр туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.