«Великолепный фейк»: депутат төрек сериалларын карамаска өнди
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов «Великолепный век» кебек төрек сериалларын карамаска өндәгән. Аның фикеренчә, бу сериаллар чынбарлыкка туры килмәгән әйберләрне күрсәтә.
«Аларда безнең сериалларда хәтта өченче сортлы каналда да пәйда була алмаган бик йомшак актёрларның уйнавы – бер хәл, биредә сүз бүгенге тормышны гына түгел, гомумән, тарихны бозып күрсәтү турында бара. Бездә күрсәтелә торган төрек сериаллары – фейк, «Великолепный век» түгел, ә «Великолепный фейк», – дигән Милонов «УРАЛLIFE» эфирында.
Депутат шулай ук хатын-кызларны, төреккә кияүгә чыксам, тормышым төрек сериалларындагы кебек әкияткә әйләнәчәк, дип өметләнүдән ваз кичәргә өндәгән.
«Кызганычка, бу сериалда сезгә, төреккә кияүгә чыгасыз икән, сез үз кагыйдәләрегез буенча яшәмәячәксез, тормышыгыз Төркия күрсәтә торган тормыштан кискен аерылачак, дип беркем дә әйтмәячәк. Сез аның йортында хезмәтче-ялчы булачаксыз. Ә инде аерылышкан очракта, балагызның төрек әтисе белән калачагын, аны сезгә беркайчан да бирмәячәкләрен беркем дә әйтмәячәк», – дигән Милонов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
