Рөстәм Миңнеханов: Җиңүчеләр буыны батырлыгы мәңгегә патриотизм үрнәге булып калачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануын һәм җиңүчеләр буынының батырлыгытурында искәртте.

Бу хакта ул үзенең МАКСтагы каналында язган.

Аның сүзләренчә, 1941 елның 22 июнендә иртә таңнан Бөек Ватан сугышы башлана, дошман Советлар Союзына һөҗүм итә һәм бу көн миллионлаган кешенең язмышын үзгәртә.

«Бүген ил халкы җиңүчеләр буыны алдында баш ия, аларның васыятьләрен хәтерли һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне искә ала. Тарихның иң авыр мизгелләрендә күрсәткән батырлык һәм ныклык мәңгегә әхлакый юнәлеш һәм киләчәк буыннар өчен чын патриотизм үрнәге булып калачак», – дигән Миңнеханов.